Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ТР ТӨЗЕЛЕШ, АРХИТЕКТУРА ҺӘМ ТКХ МИНИСТРЛЫГЫ мәгълүматлары буенча Питрәч районы кулланылышка торак тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәгән.

Планлаштырылган 85000 квадрат метр урынына районда инде 101107 квадрат метр тапшырылган. Бу планнан 118,9 процент тәшкил итә.

МАМАДЫШТА "Кама" балалар сәламәтләндерү лагеренда үтүче "Тартария" региональара мәгариф форумында Питрәчнең беренче һәм икенче мәктәпләреннән биш югары сыйныф укучысы катнаша. Форумның иҗаттан башлап үз проектларына кадәр булган төрледән-төрле юнәлешләрне колачлаган җәйге сменасы 30 июльдә старт алды һәм 12 августка кадәр дәвам итә. Анда 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге сәләтле балалар бушлай катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса