Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН УНКӨНЛЕК БАШЛАНА.

Ункөнлек кысаларында бик күп чаралар оештырылачак. Хезмәт коллективларында ветераннар, өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашуларга, аларны сугышчан батырлыклары һәм хезмәттәге уңышлары өчен хөрмәтләүләргә әзерләнәләр.

Ункөнлек кысаларында, төгәлрәге шимбә, 3 октябрьдә, район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.

МИЛЕК САЛЫМНАРЫН ТҮЛӘҮ ТУРЫНДАГЫ салым кәгазьләрен юллау тәртибе үзгәргән. Салым органы исәпләгән өч милек салымының гомуми күләме 100 суммнан ким булганда, физик затка салым хәбәре кәгазе җибәрелми. Димәк, бу салымнарны агымдагы елда түләү вазифасын йөкләми. Киләсе елга сумма 100 сумнан артып китсә, хәбәр кәгазе 2016 елның 1 октябренә кадәрге вакытта пеня исәпләнмичә генә җибәрелә.

Быел 15 меңнән артык салым түләүчегә салым хәбәрләре җибәрелгән - барлыгы 9,7 миллион сумлык.

АДМИНИСТРТИВ КОМИССИЯНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫНДА административ хокук бозулар турында биш беркетмә каралды. Һәр очрак буенча ике мең сум күләмендә штраф салырга дигән карарга киленде. Питрәч, Ленино-Кокушкино һәм Колай авылларында яшәүчеләр авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган. Алар үзләренң ваемсызлыклары өчен җавап бирәчәк. Аларга йорт яны территориясендә төзелеш материаллары һәм транспорт техникасын куйган һәм саклаган, юлга чүп-чар, көнкүреш калдыклары ташлаган өчен штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса