Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин өйдә кала ала идем, әмма сугышка киттем”

Сугыш ветераны Павел Семенович Корчагин атаклы "Багратион" операциясендә катнашкан. Аңа шушы араларда Белоруссияне фашистлардан азат итүнең 70 еллыгына багышланган медаль тапшырылды. Ветеранны бүләкләү турындагы Указга Белоруссия Президенты Александр Лукашенко имза куйган.

Павел Семенович фронтка әле унсигез яше дә тулмаган килеш эләгә. Мәскәү янындагы сугышларда аның әтисе һәлак була. Ул олы кайгыны бик авыр кичерә.

- Мин өйдә кала алмадым. Фронтка ашкындым. Туган илебезне басып алучылардан азат итәргә теләгем бик көчле иде. Без шулай тәрбияләнгән. Башкача уйлый да алмый идек, - дип сөйләп китте ул.

Шулай итеп, аны 1943 елның гыйнварында Кызыл Армиягә алалар. Башта Горький шәһәрендәге өйрәнчек артиллерия полкына билгелиләр. Шуннан зенит полкы белән Мәскәүгә озаталар. Фронт биографиясе шулай башлана.

Павел Корчагиннның иң истә калган фронт вакыйгаларыннан "Багратион" операциясе онытылмый. Тарихтан билгеле булганча, ул 1944 елның 23 июнендә башлана һәм Гитлер Германиясенең иң зур һәлакәте белән тәмамлана. Әлеге операция вакытында (23 июньнән 29 августка кадәр), Германия кораллы көчләре үтерелгән һәм әсирлеккә төшкәннәр белән бергә - 289 мең, яралылар -110 мең кешесен югалта. "Багратион" операциясе барышында Совет Армиясе бөтен Белоруссияне, Литва, Польшаның бер өлешен азат итә, Германия чигенә килеп җитә (Көнчыгыш Пруссия). Совет гаскәрләре 300-500 километрга алга китә.

- Сугыш - бик куркыныч нәрсә. Без Белоруссиядән барганда, безгә ерак түгел Бураки авылы булуын әйттеләр. Барабыз, барабыз, ә әйләнә-тирәдә бары киртә-коймалар, мич морҗалары гына тора. Авыл кая соң, дип сорыйбыз. Менә шулар гына калды, дип күрсәтәләр безгә, - дип сөйли Павел Семенович. - Карап торырга куркыныч иде. Сугыш аяусыз инде ул. Аннан да куркынычы - әсирлеккә эләгү иде. Ул чагында баш бетте... Ничек кенә авыр булмасын, без һәрвакыт җиңәчәгебезгә ышана идек. Солдатлар да нык ышана иде.

Шушы ышаныч Павел Семеновичны Кенигсбергка кадәр алып килә. Әлеге шәһәрдән 40 километр ераклыкта 1944 елның 8 июлендә ул яралана.

Ветеран Корчагин күптән лаеклы ялда. Сугыштан соң күңеленә ошаган эш таба, иң яхшы хезмәтчән була. Ул яшьләргә укырга куша.

- Яшь кеше өчен белем бик кирәк. Тагын тәртип тә кирәк. Ул - әхлак нигезе, - дип өсти.

врезка

Сугышчан һәм хезмәт батырлыклары өчен Павел Корчагин "Батырлык өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, Бөек Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Редакциядән: Кощак мәктәбенә материалны әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X