Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ниһаять, үзебезнең торыр җиребез бар”

Питрәчлеләр Татарстанда 2015 елда беренчеләрдән булып социаль программалар кысаларында күптән көткән фатирларын алды. Район мәдәният йорты сәхнәсендә район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин питрәчлеләргә ал тасма бәйләнгән фатир ачкычлары тапшырды.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр ачкыч алу өчен сәхнәгә күтәрелде, алар барысы да республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.
- Узган ел районның һәр кешесенә уртача алганда 3әр квадрат метр торакны куллануга тапшырдык, - дип билгеләп үтте Эдуард Дияров. - Бу республикада иң яхшы күрсәткеч. Безнең районда төзелеш эшләре дәвам итә. Якын киләчәктә сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итү программасын төгәлләргә планлаштырабыз, калган программаларны тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез.
- Безнең министрлыкның барлык программалары буенча Питрәч районы алда бара, - диде Алмаз Әхмәтшин. - Башка районнар сездән бик күпкә калыша. Сез барысына да үрнәк күрсәтәсез!
Суриковлар гаиләсе яңа фатирларының уңайлыгын отып өлгергән инде. Тантана башланганчы ук кунаклар аларга барды. Бәхетле парлар икесе дә Казанда Татарстан хәрби комиссариатында эшли. Гаилә башлыгы Питрәч районында туган, шуңа да монда яшәргә уйлаганнар.
- Социаль ипотекага фатир алуны ел ярым көттек. Вакытлыча яшәү урыннарыннан туйган идек, - ди Роман. Алар хатыны Настя белән кызлары Златаны үстерә, түземсезлек белән икенче балаларын көтәләр. Ниһаять, үз фатирлары бар бит. Әлбәттә, алар бик шат. Үз фатирларында эшлисе, тәртип урнаштырасы килә. Монда табигать тә матур.
- Безгә фатир бик ошый, әкренләп җайлашабыз, - дип иренең сүзенә кушылды Анастасия. - Без шәһәрдә эшлибез. Монда, Питрәчтә, яшәве яхшырак та, тынычрак та. Балаларны тәрбияләп үстерү өчен менә дигән район. Кызыбызга да монда бик ошады. Башта ничек ияләшер дип борчылган иде, ә ул бик тиз үзен иркен хис итә башлады.
Якты фатирда ташбака Масяня да үз урынын тапкан, ул кухняда киң тәрәзә төбендә ята. Нәни Злата безне аның белән бик теләп таныштырды. Яшьләр борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне дә онытмый. Алар тормышлары яхшы баруын, яңа нигезләренең бәрәкәтле булуын телиләр.
- Вакытлыча яшәп торган фатирдан үзебез белән йорт иясен чакырдык. Ул безгә фатирга ияләшергә, рәхәтләнеп, тыныч кына яшәп китәргә ярдәм итәчәк, - диде Роман.
Социаль ипотека программасында катнашучылардан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатыны, 83 яшьлек Евдокия Богомолова да торак шартларын яхшыртты. Әлбәден авылыннан әлеге өлкән яшьтәге апа өчен мондый игътибар бик әһәмиятле. Ул картлык көнен бөтен уңайлыклары булган фатирда үткәрәчәк.
Илшат Гайсаров фотосы.


18 питрәчлегә Осиново бистәсеннән көтеп алган фатирларын бирделәр. Җиңүнең 65 еллыгы исемендәге урамында 17 фатирга социаль ипотека программасында катнашучы яшь гаиләләр күчеп урнашачак. Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатыны Евдокия Богомоловага да ачкыч тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса