Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәрнең аздан да күңеле була

Безнең районда октябрь башыннан Өлкәннәр ункөнлеге старт алды, аның кысаларында төрле бәйрәм чаралары, очрашулар узды. Олы кешенең үзенә булган чак кына кайгырту-игътибардан да кәефе күтәрелә, яшәү дәрте арта. Районыбызның өлкән буын вәкилләре бу көннәрдә үткәргән чаралардан алган тәэсирләре белән уртаклашып безгә хатлар юлладылар.

“Районда ун көн буе районның  олы яшьтәге кешеләре өчен төрле чаралар оештырылды.
Шул чараларның берсе 2 октябрь көнне  Мишә буенда наратлыкта үтте. Бу көнне   олылар өчен  зур бәйрәм  оештырдылар.  Төрле сый-нигъмәт, тәм-томнар белән сыгылып торган мул табын артында өлкәннәр бер-берсе белән сөйләшеп утырды, хәл-әхвәлләрен белеште.
Бу  көнне аларны хәтта, табигать тә  котлады: тәрәзәдән чыршы, наратлар, арада сары яфракларын җилфердәтеп утыручы  каеннар кояш нурында олыларны  сәламләде.
“Селяне” ансамбле татар һәм рус телләрендә эчтәлекле концерт куйды. Аларның чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.
Өлкәннәргә шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен район  башлыгы И.М.Кашаповка, район ветераннар оешмасы рәисе Э.М.Фәйзуллинага, гомумән шушы бәйрәм чарасын оештыруда катнашкан  һәр кешегә рәхмәтебез чиксез.  Алга таба да олыларны шулай сөендерергә насыйп булсын”.
Барлык ветераннар исеменнән  Шәледән хезмәт ветераны Язилә Абдрахимова.

 “4 октябрьдә безне,  50, 55, 60 ел бергә гомер итүче юбилярларны, авылыбызның мәдәният йортына кунакка чакырдылар. Безне  ишектән килеп керүгә ачык йөз белән елмаеп каршы алдылар, залга кадәр озатып куйдылар.
Тәбрикләү вакыты җиткәч, һәрберебезне аерым-аерым  матур итеп котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Безне шулай олылаулары өчен район башлыгы Илһам Кашаповка, “Бердәм Россия” партиясенең Питрәч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Екатерина Сорокинага, шулай ук Ленино-Кокушкино авылы җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдиновка олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Безнең өчен укучы балалар, “Сударушка” ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре искиткеч матур концерт әзерләгән  иде. Аеруча да   Роберт Миңнуллин, Алинә Минһаҗева җырлары күңелләребезне яшәртеп җибәрде. Безгә шундый бүләк ясаулары өчен аларга да рәхмәтләребез чиксез.
Соңыннан Тәслимә Илдус кызы Сәйфуллина пешергән гөбәдия, бәлеш, Зөмәрә Исмәгыйль кызы Әхмәтҗанова, Илина Фәнис кызы Сөләймановалар  күчтәнәчләре белән сыйланып, чәй эчтек.
Без, олыларга, шундый хөрмәт, ихтирам күрсәтүләре өчен  аларның  һәркайсына чиксез  рәхмәтләребезне җиткерәбез”.
Ленино-Кокушкино авылыннан Моисеевлар, Савельевлар, Якуповлар, Закировлар гаиләләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса