Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Осиновода су булырмы?

Бакчаларга су сибү сезоны башлануга, районның кайбер авылларында су белән тәэмин итү проблемасы килеп туа.

Җылы көннәр башлану белән суны күбрәк куллана башлыйлар, шуның белән бергә су җитмәү проблемасы килеп туа. Безнең редакциягә Осиново бистәсендә яшәүчеләрдән бик күп сораулар килде. Без аларга җаваплар алдык.
- Чыннан да, җылы һава урнашуга ук, су белән тәэмин итү проблемасы актуальләшә бара. Кешеләр бакчаларга су сибә һәм су запасы туплый башлый. Осиново бистәсенә бүгенге көндә ике скважина хезмәт күрсәтә. Икенче скважинаны күптән түгел тоташтырдык. Ул тәүлегенә өстәмә 600 куб су бирә.
Әмма көтелмәгән хәл булды, кыска ялганыш килеп чыкты һәм насос янды. Кичә без яңа насос куйдык, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр башка булырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Сиваев.
Районда су челтәренең күп өлеше тузган, черегән торбаларны алыштыру таләп ителә. Кыска гына вакыт эчендә моны объектив сәбәпләр аркасында эшләп булмый. “Чиста су” республика программасы кысаларында безнең районда ел саен яңа су үткәргеч челтәре булдыру буенча төзү-монтаж эшләре алып барыла. Быел район үзәгендә Олимпийский һәм Мишанин урамнарында тузган су торбалары алыштырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса