Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы хакимияте һәм мөхтәсибәте ярдәме белән 500 азык-төлек җыелмасы таратылды

Безнең районда ел саен Изге Рамазан аенда район ифтары үткәрелә. Быел да бу күркәм традицияне дәвам иттеләр, әмма ул яңа форматта үтте.

Бу изге көннәрдә район хакимияте һәм мөхтәсибәте ярдәме белән Питрәч районының ураза тотучы мохтаҗ һәм олы яштәге мөселманнарына азык-төлек җыелмалары таратылды.
Район башлыгы Илһам Кашапов азык-төлек җыелмалары таратуда катнашты, дин тотучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек теләде.
Ике көн эчендә барлыгы 500 азык-төлек җыелмасы таратылды. Аларны мәчет булган 20 авылда тараттылар. Район мәчетләре мәхәлләләренең имам-хатыйблары, шулай ук волонтерлар да азык-төлек җыелмаларын таратуда ярдәм итте.
Район мөхтәсибәте әлеге акцияне оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.
Илшат Гайсаров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса