Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды

Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган

Чыты авылы кызы Надежда Фәтхетдинова Түбән Новгород шәһәрендә узган «Да, шеф» кулинар көрәш фестивалендә катнашты. Биредә үзешчән кулинарлар, профессионал поворлар белән ярыша. Надежданың көндәше Чабаксар шәһәрендәге бренд-шеф була.


– Надежда инде 5 яшеннән үк пешерә башлаган. Кияүгә чыкканнан соң аш-су өлкәсендә үзендә яңа сәләтләр ачкан. Өйгә кунак чакырган вакытта, ул алдан ук “нинди тәмле ризык пешерием сезгә?”, дип сорап куя икән. Тәмле ризыкны өстәлгә зәвык белән бизәп, матур итеп бирергә ярата ул, - дип халыкка таныштыралар аны алып баручылары.


– Ярышта бер дә җиңел булмады. Без ахыргача нинди ризыклардан ашарга пешерәчәгебезне белмәдек. Сәхнәгә чыккач та, каршыбызга кара ящик чыгарып куйдылар. Анда ысланган җәен балыгы, крем-чиз һәм алма тора иде. 30 минут эчендә менә шушы 3 ингридиенттан салат яки салкын кабымлык әзерләргә кирәк булды. Әлбәттә, өстәмә продуктлар да булды. Ләкин төп ингредиентлар шушылар иде. Ярымфиналга чыккач, кара тартмадан тагын ысланган җәен чыкты миңа. Бу юлы инде аны унагаи соусы һәм апельсин белән пешерәсе иде. Бер-берсенә охшамаган бу продуктларны да бергә кушып ризык әзерләп булды. Ләкин жюри әгъзәләре профессиональрәк, рестораннарча бизәлгән ризыкны сайлады. Бераз кәефем төште инде. Ләкин үземне кайсы өлкәдә үстерергә кирәк икәнен аңладым. Бу бәйгедән алган тәҗрибәм өемдәге рестораныбызны тагын да яхшыртыр, дип уйлыйм, - ди Надежда. 


Әлеге ярышта ул үз кумиры – танылган шеф-повар, алып баручы һәм ресторатор “Бөтен Россия шефларының шефын” Константин Ивлев белән таныша. Әлеге шоуны оештыручы һәм алып баручысы нәкъ менә ул була. Надежда өчен Ивлев үрнәк, шуңа да аның белән шәхсән танышу кыз өчен зур шатлык була. 
Ашарга пешерүдән тыш, Надежда әле бик оста бакчачы да. Шуңа да аның ризыклары һәрвакыт натураль җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән генә тора.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса