Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы Шәле авыл җирлеге яши һәм үсеш ала

Шәлелеләр актив рәвештә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр һәм үзара салым республика программасы буенча җирлек территориясен матурайталар.

Халыкны хезмәт сөючәнлек, максатчанлык һәм үз авылыңның киләчәгенә битараф булмау берләштерә.

Үзара салым программасында без беренче көннән бирле актив катнашабыз. Бу еллар эчендә күп эшләр башкарылды. Иң мөһиме - юллар проблемасы хәл ителә. Җирлекнең 47 урамында юллар ремонтланды инде, яктырткычлар урнаштырылды, - дип сөйли Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Узган ел дәүләт программасы буенча Таҗиев урамында 1 километр юлга асфальт җәелгән һәм балалар мәйданчыгы төзелгән. Шулай ук 1,5 миллион сумлык гранттан файдаланганнар. Шуның ярдәмендә һәм үзара салым программасы буенча Һади Такташ, Муса Җәлил, Урман һәм Камаз урамнарында юлларга таш җәелгән. 300 мең сумнан артык акча җыйганнар, республика ярдәме белән ике миллионнан артык акча тупланган. Быел М.Җәлил, Чокыр, Казан, Ленин һәм Кәвәл урамнарындагы юлларга вак таш җәюне тәмамларга планлаштыралар.

Хәзер дә без юлларның торышына зур игътибар бирәбез. Быел кыш кар күп яуды, авыл зур, урамнар күп. Кар чистарту өчен бер оешма белән килешү төзелде. МТЗ һәм ”Амкадор” тракторлары кар күп яуган көннәрдә урамнарны чистарту белән мәшгуль. Үз тракторларында урамнарны кардан чистартучы Илнур Әхмәтҗанов белән Илнар Таҗиевны аерым билгеләп үтәргә кирәк, - дип билгеләп үтә җирлек башлыгы.

Җирле халык авыл хуҗалыгы белән, нигездә, терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнергә тырыша. 27 КФХ исәпләнә.
Мәсәлән, җирле фермер Дилүс Мөхәммәтшин үз эшчәнлеген 2012 елда башлаган. Ул вакытта 5 сыеры булган. Хәзер хуҗалыкта 15 савым сыеры һәм шуның кадәр үк үгез бар.

Терлек азыгын үзебез әзерлибез. Йөз гектарга якын җирем бар, үләннәр һәм бөртеклеләрне чәчү өчен бөтен техника, шулай ук складлар, тегермән бар. Кышын терлекләр бинада, ә җәйге чорда көтүлектә, - ди Дилүс.

Хатыны Фирсинә, улы Дәниф, кызы Динә һәм хәтта кече улы, биш яшьлек Камил булыша аңа. Гаиләнең эш көне бик иртә башлана. Иртәнге 4тә инде алар аяк өстендә, малларны ашаталар, сыерларны савалар. Фермер савым сыерларының баш санын иллегә җиткерергә планлаштыра.
 Җирле халык эш-мәшәкатьләр белән генә яшәми. Аларга ял  итү һәм күңел ачу өчен бик күп чаралар оештырыла. Мәсәлән, ял көннәрендә Сәламәтлек көне узачак. Программада -  чаңгы ярышлары, уеннар, конкурслар, концерт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса