Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында сезон башыннан үләннең һәм чүпләрнең януы инде өченче тапкыр күзәтелгән

Куркыныч күренеш - коры үләннең һәм чүпләрнең янып китүе безнең районда инде өченче тапкыр күзәтелде.

Һәм бу нәкъ тә янгын куркынычлылыгы чорына, карның эреп бетүе һәм аның янгын килеп чыгуны туктата алмый торган чорга туры килде.

"Мондый янып китүнең төп куркынычы - утның төзелеш биналарына, корылмаларга эләгәргә мөмкин, һәм бу очраклар нәтиҗәсез калмый", - дип ассызыклап үтте, янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Лобода. Шул сәбәпле, питрәчлеләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шәхси йорт һәм дача хуҗаларына, тиз рәвештә участокларыннан янып китүле чүпләрне алырга киңәш итәләр. Моннан тыш, янгын күзәтчелеге, төрле көнкүреш максатлары өчен утны, бинадан 50 метрдан артык, янучан матдәләрдән чистартылган мәйданчыкта 5 метрдан кимрәк ераклыкта, җилсез һава торышы һәм янда янгын сүндерү чаралары - ут сүндерү, ком, су һәм киезлек булганда гына кулланырга кушалар. Исегездә тотыгыз: ут артыннан даими күзәтергә кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса