Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында җиде җирлектә су коену өчен махсус урыннар оештырылачак

    Бу сишәмбе көнне православие христианнары Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Без бу вакыйганы ничек бәйрәм итәргә кирәклеге һәм коену урыннарының кайда оештырылуы турында белдек.

    Бәйрәм Иисус Христосның Чумылдыручы Иоанн тарафыннан Иордан елгасында чумылдырылуы хөрмәтенә билгеләнгән.
    19 гыйнварда бөтен ил буенча гыйбадәт кылалар һәм бозлы суга чумулар уза.
    
    
    Гыйнвар салкыннары православие динендәгеләргә бөек бәйрәмнең тиздән башлануы турында искә төшерә. Атна уртасында кайбер авылларда термометр баганаларының минус 40 градуска кадәр җитүе питрәчлеләрне гаҗәпләндерде. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Качману көнендә һава температурасы якынча 20 градус булачак. Без социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрдек һәм купельләрдә су коенырга теләүчеләрнең бик күп булмавын ачыкладык. Сораштырылучыларның 28 проценты, һичшиксез, бозлы суга чумачаклары турында белдерде, ә респондентларның 72 проценты «юк» дигән җавапны сайлады.
    
     

    Протоиерей Павел Кириллов, Питрәч районы рухание

    - Качману бәйрәме чумылганда  безгә нинди вәгъдәләр бирелгәнне,  вазифалар йөкләнгәнен искәртә. Аны, башка православие тантаналары кебек үк, беренче чиратта, чиркәүдә гыйбадәт кылып  билгеләп үтәргә кирәк.
    Коену йоласы - кеше үз теләге белән башкара торган халык традициясе, бу мәсьәлә буенча бернинди чиркәү күрсәтмәләре дә юк. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, купельдә коену гөнаһлардан арындырмый. Христос кушканча яшәү, тәүбә итү һәм җазык әйтү генә арындыра. Чумылдыру бәйрәмендә аруландырыла торган су күңеле изге булмаган христианнар өчен кодрәт бирми.

    Илнар Галиәхмәтов, участок табиб-терапевты

    - Качману суыкларында йөрәк, бронх һәм үпкә, тире һәм психик авырулары булган кешеләргә коенырга ярамый. Температура һәм ОРВИ симптомнары булганда бозлы суга чуммагыз. Балаларга су коенырга ярамый, чөнки аларга бик тиз салкын тияргә мөмкин. Хәтта олылар да  процедура алдыннан чыныгу этапларын үтәргә тиеш. Әгәр сез  беренче тапкыр чумарга булгансыз икән, иң элек врач белән киңәшләшергә кирәк, хәтта үзеңне сәламәт дип санаган очракта да.
    Исерек хәлдә суга керү катгый тыела, бу бик куркыныч.

    Александр Ильин, янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы урынбасары

    - Быел махсус коену урыннары 7 авылда оештырылачак. Бу объектларның барысында да гадәттән тыш хәлләр хезмәте, полиция хезмәткәрләре һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Бу, беренче чиратта, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

     

    Аркатау, Пановка, Керәшен Сәрдәсе, Иске Кощак һәм Рус Казысы авылларында ябык купельләрдә коенырга мөмкин булачак. Олы Дүрт Өйледә өстеңә чишмә суы коярга була, Көектә - бозлы суда күлдә коенырга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: