Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында Мәүла Колыйга багышланган конференция була

Тумышы белән Чыты авылыннан булган Мәүла Колый мәгърифәтче, шагыйрь, фәлсәфәче һәм үз халкының патриоты буларак танылган.

XVII гасырда Питрәч районы үзәгендә яшәгән мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе, тумышы белән Чыты авылыннан булган Мәүла Колыйның тормышын һәм мирасын өйрәнү проблемаларына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрергә ниятлиләр.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге конференцияне 2022 елның апрелендә уздырырга җыеналар.

Мәүла Колыйның тормыш юлы һәм иҗади мирасы бик аз өйрәнелгән. Күренекле мәгърифәтче, шагыйрь, фәлсәфәче һәм үз халкының патриоты булган Мәүла Колыйның истәлеге мәңгеләштерүне һәм киң мәйданда тануны таләп итә. Аның әсәрләрендә чагылыш тапкан идеяләр бүгенге көндә дә актуаль», — дип яза А.А. Борһанов.

Автор сүзләренчә, татар халкының мәшһүр улы Мәүла Колыйның әлеге идеяләрен тормышка ашыру, хезмәтләрен һәм исемен кире кайтару 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына әзерләнү һәм аны үткәрүгә бәйле рәвештә аеруча зур әһәмияткә ия.

Мөһим тарихи дата уңаеннан, галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр, Питрәч районы җитәкчелеге һәм халкының форумны үткәрүдәге инициативасы гына түгел, ә истәлек тактасы урнаштыру, парк ачу һәм Чыты авылындагы мәчеткә Мәүла Колый исемен бирү буенча гамәли эшләре дә бик мөһим», — дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса