Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч районында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның бюсты куелачак

    Бу хакта муниципалитет администрациясендә хәбәр иттеләр.

    Питрәч районында Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның бюсты куелачак. Бюст Хафизов туып-үскән Күн авылында барлыкка килер дип көтелә. 

    Күн авыл мәдәният йорты территориясендә бюст куелачак урын да билгеләнде. Хәзер биредә билгесез солдат һәйкәле урнашкан.

    Күн авыл мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланганнан соң билгесез солдат һәйкәлен күчерергә планлаштыралар. Ул шулай ук мәдәният йорты территориясендә калачак, аны Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә якынрак урнаштырачаклар. Хәзер ике һәйкәл дә мәдәният йортының төрле якларында тора", - дип аңлатты район хакимяте матбугат секретаре Ләйсән Мифтахова.

    Район башлыгы Илһам Кашапов булачак бюст урнаштыру урыны территориясен карап чыкты һәм эшләрнең якынча күләмен бәяләде. Якын арада эшләр һәм материаллар сметасы төзеләчәк. 

     

    Айдар Хафизов 1943 елның 20 маенда Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында актерлык карьерасын башлый, соңрак төрле урыннарда эшли: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда режиссер, 1974-1975 елларда — курчак театры администраторы, 1975-1976 елларда — Казан филармониясендә нәфис сүз остасы, 1976-1978 елларда — Күчмә театр артисты (хәзер Кәрим Тинчурин театры). 1978 елдан башлап Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: