Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районындагы колониядә православие чиркәве ачылачак

Бу хакта Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе иҗтимагый совет вәкиле Евгений Гаврилкин Питрәч районы Пановка авылында яңа православие чиркәвенә тәреләр алып килде.

Изге Ана иконасы хөрмәтенә салынган чиркәүгә бу елның июлендә нигез салынды. Төзелеш эшләре хәйриячеләр акчасына «Авыл чиркәве» программасы буенча башкарылды.

Хәзер чиркәүне ачуга әзерлек бара, ул бу елның декабренә планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса