Карарны район депутатлары бертавыштан хупладылар
Районда депутатлар Советы сессиясе узды. Биредә башкарма комитет җитәкчесе вазифасына Илназ Дәүләтханов кандидатурасын бертавыштан хупладылар.
Илназ Ринатович питрәчлеләргә яхшы таныш. Ул Ленино-Кокушкино авылында туган, Туполев исемендәге КДТУ һәм Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институтын тәмамлаган.
2014 елдан 2024 елга кадәр районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасын җитәкли. 2024 елның июненнән — башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, октябрьдән район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли.
Илназ Ринат улын билгеләнүе белән котладылар һәм Питрәч районы иминлегенә уңышлы эш теләделәр.