Алар I һәм II дәрәҗә лауреатлар булдылар
Мәскәүдә «МИР: Музыка и развитие» (5 сезон) Халыкара балалар музыкаль конкурсы узды. Проектны музыкант, композитор һәм продюсер Александр Яковлев оештырды.
Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр районны лаеклы тәкъдим итеп, өйләренә бүләкләр алып кайттылар. Анастасия Гафарова – I дәрәҗә, Руслан Ардашев III дәрәҗә лауреат булды.
Оештыручылар балаларны бик яхшы нәтиҗәләр белән котладылар, аларның тырышлыкларын, талантларын һәм музыкаль сизгерлекләрен билгеләп үттеләр. Педагог Валентина Ямщиковага профессиональлеге һәм җиңүчеләрне әзерләүгә керткән өлеше өчен, шулай ук ата-аналарга ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерделәр.