Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч сәүдә хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Бәйрәм алдыннан без Ленино-Кокушкино авылында ит кибете сатучылары Рәмзия Сираҗиева һәм Фәйрүзә Идиатуллова белән аралаштык.

Кибет «Ак барс» кошчылык комплексыныкы, анда өч сатучы эшли. Өченчесе - Зоя Григорьева хәзер отпускта.

Алар эшкә бик иртә киләләр. Кибет ачылганчы товарның булу-булмавын тикшерәләр, яңасын кабул итәләр, сортларга аералар, киштәләргә куялар, продукциянең срогын тикшерәләр. Аларга кошчылык комплексының җирле хезмәткәрләре, авыл кешеләре, дачниклар, күрше районнарда һәм хәтта Казанда яшәүчеләр дә килә. Сатучылар турында алар бик яхшы фикердә. 

Безнең кибеттә сатып алучылар күп була, чөнки бездә һәрвакыт яңа продукция. Көнгә бер тоннадан артык ит продуктлары безнең кул аша уза, - дип сөйли фасовщик-сатучы Рәмзия Сираҗиева. Аның эш стажы 22 ел.

Тумышы белән ул Теләче районының Күкчә авылыннан. 1979 елда кошчылык фабрикасында эшләгән булачак ире Мәхмүт Тимергали улы аңа шушы ук оешмага эшкә урнашырга тәкъдим итә. Рәмзия шулай эшли дә. Ул кошчы, ә ире - тракторчы булып эшли. Шул ук елны пар өйләнешә. Ирле-хатынлы ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Белеме буенча Рәмзия Сираҗиева сәүдә хезмәткәре. 2000 еллар башында аңа кошчылык фабрикасындагы кибеттә сатучы булырга тәкъдим итәләр.

Сатучы булу минем балачак хыялым иде. Димәк, ул тормышка ашты булып чыга. Башта, әлбәттә, кыенлыклар булды. Мәсәлән, күчмә сәүдә вакытында. Иртәнге 4тә товар алып, Казанга, районның торак пунктларына бара идек. Көн саен шулай. Ял яки бәйрәм көннәрендә ярминкәләрдә саттык, - дип искә ала сатучы.

Аның хезмәттәше Фәйрүзә Идиатуллова Төрекмәнстанда Челекен шәһәрендә туып-үскән. Анда сәүдә өлкәсендә эшли башлаган. Ире Рөстәм Зәкиулла улы Татарстаннан, гаилә туган якларына кайтырга булган.

Мин шунда ук кибеткә, ирем котельныйга эшкә урнашты, хәзер ул оператор булып эшли. Сатучы буларак гомуми стажым - 39 ел. Мондый һөнәр сайлавыма үкенмим. Бу кибетне 9 ел элек төзеделәр. Биредә иркен, якты, безгә дә, сатып алучыларга да уңайлы, - дип билгеләп үтте сатучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса