Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр сәламәтлеген куркыныч астына куйганнар

Безнең районда җинаять кылынган. Питрәчтә үләт базы коймаларын җимергәннәр, капкасын каерып алганнар һәм бинаның тәрәзәләрен ватканнар.

Авыл хуҗалыгы районында, һәрбер шәхси хуҗалыкта терлек асраган җирлектә, хайван калдыкларын күмү өчен махсус урынсыз булмый. Куркынычсызлык максатларында аларны катгый норма һәм кагыйдәләр буенча җиһазлыйлар. Шуңа күрә мондый урыннарны җимерү закон бозу гына түгел, ә барлык җирлек халкы өчен куркыныч тудыру да.
- Койма кыргый җәнлекләр, сукбай этләргә хайван үләксәләренә үтеп керергә мөмкинлек бирми. Алар хайван калдыкларына кагылып төрле инфекцияләр ияртергә һәм нәтиҗәдә аны башка хайваннарга таратырга мөмкин, - дип билгеләп үтте “Питрәч район дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ башлыгы урынбасары Ислам Гатиатуллин. - Мондый төр җинаятьләр, беренче чиратта, шунысы белән куркыныч та.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу район үләт базларына һөҗүм итүнең беренче генә очрагы түгел. Узган ел Кощак авылында яшәүче бер кеше көпә-көндез 31 табак металл калайны кубарып алган һәм өенә алып кайтып үзенең гараж түбәсен япкан. Кайнар эз буенча полиция хезмәткәрләре аны тоткарлаган һәм җинаять эше кузгаткан, бу кешегә җинаять эше кысаларында лаеклы җәза бирелгән.
Авыл җирлеге үләт базына моннан ике ел элек кенә капиталь ремонт ясалган. Ул вакытта монда яңа койма, капка, мич куйганнар һәм электр җайланмаларын алыштырганнар. Ул вакытта капиталь ремонт өчен средстволар республика бюджетыннан махсус программа буенча бүлеп бирелгән. Хәзер килгән зыянны үз көчебез белән рәтләргә туры киләчәк.


Бүгенге көндә районда 19 биотермик чокыр бар, шуларның икесе, Богородск һәм Карповка авылларындагылары, ликвидацияләнгән. Үләт базлары биологик калдыкларны җыю һәм утильләштеү өчен кирәк. Болар барысы да бушлай башкарыла. Кеше терлек үлгәндә авыл җирлегенә яки район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X