Питрәчлеләргә яңа җитәкчене тәкъдим итәбез
Таныш булыгыз, Елена Сидорова - Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясенең Лаеш муниципальара филиалының (аңа Питрәч районы да керә) яңа җитәкчесе.
Елена Мансуровна Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Ике югары белемгә ия: икътисадый һәм юридик. Хезмәт эшчәнлеген Мамадыш районының 17 нче номерлы колониясендә бухгалтер буларак башлый. 2006 елдан 2010 елга кадәр баш бухгалтер вазифасын башкара.
2013 елдан җинаять-башкарма инспекциясендә эшли. Элек Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясенең Алабуга муниципальара филиалы (Мамадыш районы дислокациясе белән) башлыгы урынбасары булып эшләгән.
Кияүдә, кызы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа