Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчнең «Акчарлак» лагеренда 100 бала ял итә

Күп кенә чаралар патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгәН.

Питрәчтәге «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагеренда беренче сменада 100 бала ял итә. Җәй буена 18 көн дәвамлы барлыгы 3 смена һәм 2 смена палаткалы лагерь оештыру планлаштырыла.

Хәзерге вакытта лагерьда 5 отрядта 7дән алып 13 яшькә кадәрге балалар ял итә. Бирегә алар бер атна элек, 17 июньдә килделәр. Алар белән үткәрелгән чараларның күп өлеше патриотик тәрбия бирүгә һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Балалар иртәнге 7дә йокыдан уяналар, зарядка ясыйлар, иртәнге аш ашыйлар, аннары Россия Дәүләт флагын күтәрү һәм гимн җырлау белән линейка уза. Аннан дәресләр вакыты җитә.

Көн дәвамында без тематик квестлар, патриотик темага викториналар үткәрәбез. Кичләрен хәрби фильмнар күрсәтәбез, - дип сөйли сменаның кураторы Ксения Товкалева. - Кичләрен дискотекалар оештырабыз, җырлар җырлыйбыз. Талантлар конкурслары үткәрәбез. Якын арада җирле үзидарә көнен үткәрергә планлаштырабыз, аның кысаларында балалар үз бизнесларын булдырачаклар. 

Балалар белән әйдәманнар эшли, бу студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар. Спорт педагогы бар, ул балаларга саф һавада туп белән уеннар оештыра.

Чаралар да, дискотекалар да бик шәп. Бик тәмле ашаталар. Безгә барысы да бик ошый, - диләр «патриотлар» отрядыннан 12 яшьлек Дарья һәм Нәргизә. – Без үзебезне шулай атадык, чөнки үз Ватаныбызга хезмәт итәргә һәрвакыт әзер, - дип белдерә кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса