Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчтә кеше югалган

Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Питрәч районы буенча бүлеге 12 мартта 15.00 сәгать тирәләрендә үз өеннән чыгып киткән һәм әле дә кире кайтмаган, ТР, Питрәч районы, Питрәч авылы, Мелиораторов урамы, 12 нче йорт, 14 нче фатир адресы буенча яшәүче 1948 елның 3 июнендә туган Корбангалиева Хәлимә Нургали кызын эзли.

Билгеләре: кыяфәте буенча  80 яшь чамасы, чал чәчле, буе 150-155 см, уртача гәүдәле, соры күзле. Маңгаенда 1 см яра эзе бар. Бөкрәеп һәм тимер таяк белән йөри. II төркем инвалид.
Киеме: караңгы яшел төстәге, капюшонлы озын куртка, кара-кызыл яки кара-зәңгәр төстәге яулык, зәңгәр төстәге чәчәкле күлмәк, кара-кызыл төстәге кофта, кара-соры йон жилет, колготкалары кара. Аяк киеме соры төстә.
Үзе белән кара пакет булырга мөмкин. Х.Н.Корбангалиеваның кайда икәнлеге турында сезгә нәрсә дә булса мәгълүм булса, 8 (843) 291-29-43; 89370066707 телефоны буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса