Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә үтергәнче хатынын кыйнаган иргә хөкем карары чыгарылды

Аны 5 елга төрмә срогы көтә.

Җинаять кылган вакытта гаепләнүче исерек хәлдә булган. Суд хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта аның хатыны алкогольгә һәвәс булган, шуның аркасында гаиләдә еш кына ызгыш-талашлар чыккан. Җинаять көнендә гаилә башлыгы аның үтенече буенча бер шешә спиртлы эчемлек сатып алган, алар аны бергә эчкәннәр. Аннары ир хатыны төшке аш әзерләргә теләмәгәне аркасында әрләшә. Ул аңа берничә тапкыр кабыргасына һәм башына суга. Шуннан соң хатын-кызны йокы бүлмәсенә алып кереп сала, ул шунда үлә дә. Бу хәл быел гыйнвар аенда булды. Хөкем ителүче үз гаебен таный.

Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, - дип аңлатты суд пресс-секретаре Алсу Кулагина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса