Һәр питрәчле “Хәтер юлы”нда ата-бабаларының батырлыгын мәңгеләштерә ала
2020 елның мөһим вакыйгаларының берсе Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелеше булачак, ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасы тупланачак, шул исәптән безнең район ветераннары исемнәре дә урнаштырылачак.
Кораллы көчләрнең төп гыйбадәтханәсендә “Хәтер юлы” бердәм мультимедия тарихи-мемориаль комплексы оештырылачак. Анда сугыш вакыйгалары фотографияләре тупланачак.
Безнең илдә һәр гаиләдә диярлек сугыш ветераны, оборона предприятиеләре хезмәткәрләре, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр бар яки булган. Алар турындагы хәтерне мәңгеләштерү өчен музей экспозициясенә утыз өч миллионнан артык документ, шул исәптән сугышта катнашучыларның фотографияләрен урнаштыру планлаштырыла. Алар турындагы барлык мәгълүматны питрәчлеләр район хәрби комиссариатына алып килә ала. Барлык алынган мәгълүмат сайлап алыначак һәм алга таба проектка кертү өчен электрон базага тупланачак.
Әлеге гаять зур проект Кораллы көчләрнең Үзәк музее документларын, шулай ук теләге булган һәркем җибәрә ала торган мәгълүматларны берләштерә. Галереяда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре һәм фотографияләре пиксель технологияләре нигезендә тәкъдим ителәчәк. Галереяга килүчеләр фамилиясе, туган елы, чакырылыш, шулай ук башка мәгълүмат буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында фотография һәм белешмә таба алачаклар. "Хәтер юлы» 1418 көн һәм төн истәлеге итеп 1418 адым тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа