Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район газетасын хезмәттәшләрегез белән бергә укыгыз

«Алга» газетасына 2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе бара. Район предприятиеләре һәм оешмалары газетага 500 сумга альтернатив язылуга өстенлек бирә.

Киләсе елда да безнең районда барган вакыйгалар турында хәбәрдар булырга телисезме? Хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, туганнарыгыз турында укырга телисезме? Әгәр алай икән, киләсе яртыеллыкта да безнең белән калыгыз! Хезмәттәшләрегез белән бергә язылсагыз, ярты елга  газета нибары 500 сум булачак. Газетаның яңа санын без турыдан-туры сезнең эш урыннарыгызга китереп бирәбез. Ленино-Кокушкино, Питрәч, «Царево» торак комплексында урнашкан учреждениеләр альтернатив язылуны сайлый ала. 20 гә якын коллектив инде язылды. Иң беренче булып «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге язылды. Аннары аларга район үзәге мәктәпләре, Ленино-Кокушкино мәктәбе, Яшьләр үзәге, «Кояшкай», «Айгөл», «Каенкай», «Бәләкәч» балалар бакчалары, район мәдәният йорты, Питрәч китапханәсе, район пенсия фонды идарәсе һәм башкалар кушылды. Без барысына да актив булулары һәм газетага тугры калулары өчен рәхмәтлебез! Әгәр сез дә отышлы бәядән язылырга телисез икән, 3-04-37 телефоны буенча шалтыратыгыз. Сезгә беркая да барып йөрергә кирәкми. Редакция хезмәткәре сезгә уңайлы вакытта үзе киләчәк. Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X