Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендәге балалар шәһәрчеге территориясендә зур реконструкция үткәрелә

Тиздән биредә амфитеатрлар, балалар спорт мәйданчыгы, өлкәннәр өчен воркаут зонасы барлыкка киләчәк.

Яңа балалар шәһәрчеге проекты турында җирле халык белән берничә тапкыр сөйләшенде. Ул аларның тәкъдимнәрен исәпкә алып формалашты, аларны архитекторлар, район җитәкчелеге вәкилләре тыңлады.

Узган җәйдә шәһәрдә без район башлыгы Илһам Кашапов һәм архитекторлар белән очраштык. Фикер алышуларда үз сорауларыбызны биреп, теләк-тәкъдимнәребезне җиткерә алдык, - дип сөйләде Элла Ленцова. - Һәм менә, ниһаять, реконструкция башланды. Төзелешнең тәмамлануын без оныклар белән түземсезләнеп көтәбез, - дип өстәде ул.

Төзүчеләр демонтаж эшләре тәмамланганнан соң реконструкция эшләренә керештеләр. Бүген булачак ял зонасы өчен мәйданчык әзерлиләр.

Без планировка үткәрдек һәм грунтны тараттык, шуннан соң суүткәргечне җәюгә керештек. Хәзер электр яктырту мәсьәләләрен хәл итәбез. Шулай ук тротуар бордюрларын урнаштыру белән дә шөгыльләнәбез, киләсе атнада брусчатка җәюне планлаштырабыз, - дип тулырак мәгълүмат белән уртаклаша прораб Руслан Садретдинов.

Парк зоналарга бүленәчәк. Аларның төп өлеше - тамашачылар трибуналары урынында урнашачак сәхнә һәм амфитеатрлар. Алар берничә булачак. Тамашачылар өчен каплаулы зона барлыкка киләчәк. Тагын бер зона – тренажерлы балалар спорт мәйданчыгы. Хәзер шәһәрдә воркаут зонасында өлкәнрәк кешеләр дә спорт белән шөгыльләнә алачак. Башка мәйданчыклар да барлыкка киләчәк. Паркта фонтан да урын алачак. Аны төзү белән субподрядчы оешма хезмәткәрләре шөгыльләнә. Хәзер алар фонтан касәсе һәм кое астына вак таш салу белән мәшгуль.

Без су белән тәэмин итү өчен траншея казыдык, электр үткәрдек. "Нигез салу эшләрен тәмамлагач, монтаж эшләре белән шөгыльләнәчәкбез, - дип искәртеп үтте оешма җитәкчесе Николай Василиванов.

Бу эшләр төгәлләнгәннән соң кече архитектура формалары һәм булачак ял итү урыны конструкцияләре урнаштырылачак. Эшләрнең беренче этабы быел төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар