Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Районда яңа елда беренче туган бала теркәлде

    Кечкенә питрәчле 2020 елның 3 гыйнварында туган. Аның әти-әнисе малайның беренче документын - туу турында таныклык алды. Бар да тантаналы шартларда узды.

    Гавриловлар гаиләсендә инде ике бала: Станиславка биш, Владиславка өч яшь. Кече улын Никита дип атаганнар. Ананы бала тудыру йортыннан инде чыгарганнар, алар үзләрен яхшы хис итә.
    Күп балалы ата-ананы район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин котлады һәм бүләкләр тапшырды.
    - Улыгызның республика һәм район өчен әһәмиятле булган ел башында тууы символик мәгънәгә ия. Быел без ТАССРның 100 еллыгын һәм Питрәч районының  90 еллыгын билгеләп үтәбез. Без аның үз иленең лаеклы гражданы булуына ышанабыз. Аңа һәм сезнең гаиләгезгә иминлек, сезгә сәламәтлек һәм бәхет телибез! – дип билгеләп үтте Альберт Валерьевич.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: