Шәле мәктәбе укучылары җәй айларында ял гына итеп калмый, тырышып эшли дә
2016 елның май-июль айларында Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган бина янындагы участокта укучылар бик тырышып эшли.
9А, 8 нче сыйныф укучылары, укытучылары тырышлыгы белән яшелчәләр утыртылды, орлыклар чәчелде. Май -июнь айлары коры килү сәбәпле бик тырышып су сибәргә кирәк булды. Аеруча 4А сыйныф укучылары тырышып эшләде. Үзләре аз гына булсалар да су да сибәргә өлгерделәр, чүп үләннәре белән дә көрәштеләр. Кырмыскалар кебек йөгерә-йөгерә һәр эшне теләп, яратып эшләделәр. Әнә нинди матур чәчәкләр мәктәп тирәсен бизи. Сыйныф җитәкчеләре Галиуллина Венера Рафаэль кызы һәм укытучы Гайсарова Минзилә Миннегали кызы аларны бакчада эшләү серләренә өйрәтте. Тиздән кәбестәләр, кишерләр, кыяр-помидорлар, суган һәм башка бик күп яшелчәләр дә өлгерә башлый. Башка сыйныф укучыларына да эш җитәрлек. Участок җитәкчесе, мәктәпнең биология укытучысы Мәннәпова Зөлфия Мөхәммәт кызы участокта эшләгән укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа