Татар Казысы  авылында сәламәтлекләрен кайгыртып яшиләр
Җәмгыять

Татар Казысы авылында сәламәтлекләрен кайгыртып яшиләр

Авылның олысы-кечесе кулларына чаңгы-чаналарын алып авыл башына җыелды.

Алар шаулатып-гөрләтеп Сәламәтлек көне үткәрде.

Бу көнне төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды. Барысы да рәхәтләнеп таудан чана шуды, чаңгыда йөрде. Бигрәк тә әлеге чара бала-чаганың күңеленә хуш килде, алар оештыручылардан бүләкләр алды.

Көн салкынча булуга да карамастан, Сәламәтлек бәйрәме кызыклы, җанлы үтте.