Тогашево авылында иделбай токымлы сарыклар үрчетәләр
Җәмгыять

Тогашево авылында иделбай токымлы сарыклар үрчетәләр

Киләчәктә биредә нәселле хуҗалык булдырырга планлаштыралар.

2 ел элек «Агрострой» ҖЧҖендә сарыклар үрчетү белән кызыксынганнар һәм бу эшкә ныклап тотынганнар. Бу вакыт эчендә 1500-1600 баш сарыкка исәпләнгән биналар төзелгән.

Бүген биредә 10 баш токымлы терлек асрала. Бу токымның өстенлекләре шунда - аларны асрау җиңел һәм алар тиз симерәләр.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта 18 кеше эшли, җәйге сезонда тагын хезмәткәрләр тупланачак.