Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормышның ямен-тәмен белеп яши бабай

Безнең районда 72 озын гомерле кеше яши. Алар 90 яшьтән узганнар. 95 яшьтән узганнар - 18. Шуларның берсе - Василий Егорович Орлов. Ул апрель башында 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

Василий Егоровичның балачагы Талкыш авылында уза. Ул якты дөньяга революциядән соң - 1918 елда туган. Шушыннан ук 1938 елда армиягә китә, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, аларны көнбатыш фронтка күчерәләр. Анда дошман һөҗүмнәренә каршы торалар, илебезне фашист илбасарларыннан саклыйлар.
1942 елның декабрендә Михайловка янында барган сугышларның берсендә Василий Орлов авыр яралана - ул бер кулын һәм күзен югалта.
1943 елда, госпитальләрдә озак вакыт дәваланганнан соң, туган ягына кайта. Инвалидлыгына карамастан, Василий Егорович Ильич исемендәге колхозда бригадир булып эшли башлый. Кызыл армия сафларында утны-суны кичкән батыр егет теләсә кайсы эшне намус белән үти. Ул авыр елларда склад мөдиредә, ат караучы да, көтүче булып та эшләргә туры килә аңа.
- Бик авыр вакытлар иде, - дип искә ала ветеран. - Без ул чагында көн-төн җиңү хакына тырышып эшләдек, сугыш чоры таләбен бар да яхшы аңлый иде. Бөтен ир-ат яу кырында иде бит. Колхозда төп эшче көч хатын-кызлар һәм яшүсмерләр, карт бабайлар гына.
Шул ук 43 нче елда Василий авылдаш кыз Александра Павловнага өйләнә. Алар пар канат булып, бер-берсен аңлашып, ярты гасыр тату гомер итәләр. Өч кыз һәм дүрт малай тәрбияләп үстерәләр. Балалар әти-әниләренә 11 онык һәм 11 онык баласы бүләк итәләр.
2010 елда Василий Егоровичка, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм инвалид буларак, Осиново бистәсеннән ике бүлмәле бөтен уңайлыклары булган фатир ачкычлары бирәләр.
- Бу шатлыкны тормыш иптәшем генә бүлешә алмады, - ди көрсенеп ветеран. - Ул егерме ел элек вафат булды. Фатирда улым Сергей белән яшибез.
Җәй көне алар авылга кайтып китәләр, анда кечерәк умарталыклары бар. Василий Егорович та, өлкән яшьтә булуына карамастан, улына умарталарны карашырга ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Сугыш ветераны республика, район җитәкчелегенә, халыкны социаль яклау идарәсенә игътибарлары, онытмаулары өчен бик рәхмәтле.
Василий Егоровичны 95 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Руслан Камалов, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина килгән иде. Алар юбилярга бүләкләр, чәчәк бәйләме бүләк итте. Ә Руслан Ирекович Россия Президенты котлау открыткасын укыды, аңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхетле картлык теләде.
Рәсемдә: Василий Орлов юбилее көнендә
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса