Тормышын куркыныч астына куеп, кеше коткарган

Пановкадагы 3 нче төзәтү колониясе янгын машинасы йөртүчесе Петр Котников чын батырлык үрнәге күрсәтә. Ул янган машинадан кешене тартып чыгара. Үз гомерен куркыныч астына куеп, чит кешене коткарып кала.
5 ноябрьдә Кәвәл авылында яшәүче Петр Котников өендә телефон чылтырый. Анда авылдан чыгу юлында машина януын хәбәр итәләр иде.
Петр Иванович 3 нче колониядә янгын машинасында эшли. Бәлки, шуның өчен дә аңа чылтыратулары булгандыр. Ул тиз генә җыенып, ике егет һәм төпчек улы белән янгын урынына барып та җитә.
Алар вакыйга урынына килеп җиткәндә, машинаның алгы өлеше яна торган була. Әйләнә-тәрәдә беркем юк. Петр Иванович егетләрне ут сүндергечне алып килергә җибәрә. Үзе машина янына чабып килә. Машина эчендә төтен, берни күренми. Ул ишекне ача. Ут шунда ук салонга ыргыла. Шунда ир-ат эчтә кемнеңдер аякларын күреп ала. Тарта башлый, әмма берни барып чыкмый.
Ул арада ялкын һаман якыная бара. Улының: "Әти, сак бул, хәзер машина шартласа!" - дип кычкыруына карамый, кысылган аягын азат итеп, хәрәкәтсез яткан ирне машинадан тартып чыгара.
Алар улы белән икәүләшеп, теге кешене ераккарак алып китәләр. Аннары хушына китерә башлыйлар. Бәхеткә, зыян күргән кеше аңына килә. Шулай да аңа медицина ярдәме кирәк була. Зыян күрүчене район хастаханәсенә алып китәләр.
Соңрак Петр Котников хастаханәгә барып хәлен белмәкче була. Әмма аны ул кеше янына кертмиләр. Әлеге мәкаләне язган вакытта алар арасында очрашу әле булмаган була.
Бүген Петр Дрожжов (икесе дә бер исемдә) үзен яхшы хис итә. Мин бу батыр кешегә сорау бирми кала алмадым:
- Янып торган машинага ташланганда сез нәрсә турында уйладыгыз?
Ул бераз дәшми торганнан соң җавап бирде:
- Белмим. Бәлки, кешене коткарып калырга кирәк дип уйлаганмындыр.
Әлеге гадәти булмаган очрак бүгенге ыгы-зыгылы тормышыбызда да батырлыкка урын булуын күрсәтә. Аны гап-гади, тыйнак кешеләр кыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 12:00Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара12600
-
13 август 2022 - 09:00Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк13700
-
13 август 2022 - 08:30Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный15700
-
13 август 2022 - 08:15Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат" Физкультурачылар көне белән котлау15300
-
12 август 2022 - 08:00Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада” Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды36400
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
13 август 2022 - 12:00Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара12600
-
13 август 2022 - 09:00Шәле егете Ленар Гайсаров - спортчы да, тренер да Район җыелма командасының булачак тренеры кечкенәдән спортка гашыйк13700
-
13 август 2022 - 08:30Яшь Питрәч хоккейчысы беренче турнирда ук 19 алка кертте Язмамның герое Илья Фитисовка унике яшь генә, шуның сигез елында инде тимераякта басып, хоккей уйный15700
-
13 август 2022 - 08:15Питрәч районы башлыгы: "Мин спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артуына бик шат" Физкультурачылар көне белән котлау15300
-
12 август 2022 - 08:00Питрәч район ашыгыч хезмәтләрнең юл транспорт вакыйгалары урынына чыгуы буенча “кызыл зонада” Питрәчтә район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе утырышы узды36400
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов15500
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230700
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.274600
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**250300
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган233700
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.200400
-
29 июль 2022 - 11:14Роспотребнадзор: Әлегә ковид-чикләүләр кертү өчен нигез юк Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны бераз артуы күзәтелә, әмма яңа чикләүләр кертү таләп ителми.200300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика