Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларны шәригать кануннары буенча ашаталар

Беренче сентябрьдән Питрәч укучылары яңа менюга күчтеләр, хәзер балаларның төшке ашларын төрләндереп торалар. Районның өч татар авылындагы укучыларның ата-аналары азык-төлек һәм социаль туклану департаментына «Хәләл» стандартлары буенча азык-төлек кайтарту үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

«Хәләл» сүзе гарәп теленнән тәрҗемәдә «рөхсәт ителгән» дигәнне аңлата - мөселман кешесенә рөхсәт ителгән бар нәрсә. Бу туклану кагыйдәләренә генә түгел, кеше тормышының теләсә кайсы өлкәсенә дә кагыла. Ә хәләл ризыкларга килгәндә, Коръәндә исламда куллану катгый тыелган продуктлар исемлеге билгеләнгән. Шәле авылының күпчелек халкы – мөселманнар, һәм алар хәләл ризык белән тукланырга тырышалар, балаларын да кече яшьтән шуңа өйрәтәләр.
Департамент вәкилләре белән очрашуда ата-аналар мәктәп укучылары өчен шәригать кануннары буенча туклануны оештыру турында сорап мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, бу үтенечкә уңай җавап биргәннәр.
- Уку елы башыннан Татар Казысы, Шәле һәм Татар Тау Иле мәктәпләре мөселман таләпләренә туры килә торган продуктлар ала, - дип сөйләде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Марина Харитонова.
Шәле мәктәбендә ике йөз утыз бер укучы белем ала. Шуларның ике йөз уны - түләүле программа буенча туклана, егерме бер баланы бюджет акчаларына ашаталар. Көн дәвамында балалар ике тапкыр туклана. Иртәнге ашка аларга туклыклы боткалар бирәләр, төшке ашка итле яки яшелчәле кайнар шулпа ашыйлар, бу исә балаларга салкын, кышкы чорда иммунитетны ныгыту өчен кирәк. Икенче ашка ит яки балык белән гарнирга - макарон, пюре, ботка бирелә.
Хәләл ит бик күп төрле - сосиска, фрикаделька, котлетлар һәм башкалар.
- Без ашый торган бар нәрсә дә файдалы. Безне бик тәмле ашаталар, шуңа күрә мин барысын да ашап бетерергә тырышам, - диде мәктәп укучысы Эльвина Зәйнетдинова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса