Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елда россиялеләрне көткән үзгәрешләр хакында сөйләделәр

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында 2022 елда россиялеләрне салым системасы, цифрлаштыру һәм экологиягә кагылышлы берничә үзгәреш көтүе хакында әйтте. 

Экологияне яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә закон проектларының кабул ителүе көтелә. Салым системасы буенча үзгәрешләр көтәргә мөмкин, алар салым түләүләрен гадиләштерәчәк. Аерым алганда, без бизнес өчен бердәм салым кертелүен көтәбез. Бу үзмәшгульләр өчен бик тә уңайлы», — дип белдерде Бессараб.

Россия Президенты Владимир Путин 29 ноябрьдә оешмалар һәм шәхси эшкуарларга бердәм салым түләү механизмын гамәлгә кертә торган законны имзалады. Әлеге хокукый акт 1 гыйнвардан үз көченә керә.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, илдә цифрлаштыруны үстерү күздә тотыла, аерым алганда, инде киләсе елдан ук күп кенә социаль түләүләрне мөрәҗәгать итмичә генә алу тәртибе гамәлгә кертелә.

Бу ана капиталына һәм кайбер пенсия түләүләренә кагыла. Әйтик, социаль пенсия дистанцион рәвештә, электрон гариза буенча түләнәчәк», — дип искәртте Бессараб.

Аның әйтүенчә, шул рәвешле гражданнарга хезмәтләрне тагын да уңайлырак шартларда алу мөмкинлеге тудырыла.

Бессараб сүзләренчә, 2030 елга Россиядә тулы цифрлы тигезлеккә ирешү күздә тотыла. Депутат искәртеп үткәнчә, моның дистанцион белем алуда әһәмияте зур.

Моннан тыш, парламентарий 2022 елдан социаль түләүләрнең бер өлеше артачагы хакында хәбәр итте.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса