Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язмыш аларны лаеклы тормышлары өчен озын гомер белән бүләкләгән

Питрәч авылыннан Александр Павлович Липатов үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте, ә Татар Тау Иле авылыннан Якуп Фәтхулла улы Шәймәрдәновка туксан яшь тулды. Традиция буенча аларны хакимият вәкилләре дә котлады. Алар юбилярларга нык сәламәтлек, гаилә җылысы, якыннарының кайгыртуын һәм яратуын тоеп яшәүләрен теләделәр, район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләкләр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау хатларын тапшырдылар.

УЛ ОЗАК ЯШӘҮНЕҢ СЕРЕН БЕЛӘ


Александр Павлович Липатов районыбызның иң өлкән кешеләре исемлегендә икенче, ә рейтингны Әлбәден авылыннан аның яшьтәше Анастасия Сергеевна Антонова җитәкли.
Александр Павлович Олан Иле авылында туа. Сугыш башланганда егетне армиягә алалар. Әмма туберкулез авыруы тапкач, комиссияләп, дәваланырга җибәрәләр…
Сәламәтләнгәннән соң соң Александр Павлович өйләнә. Тормыш иптәше Татьяна Ивановна белән алар алтын, зөбәрҗәт һәм хәтта бриллиант туйларын бергә каршылыйлар, аларның бәхетле никахлары алтмыш биш елдан артык дәвам итә.
Хәзер ул Питрәчтә кызы Анна Александровна белән бергә яши. Әлбәттә инде шундый истәлекле туган көнендә юбиляр янына тагын өч кызы да кунакка килгән. Александр Липатовның оныклары һәм оныкчыклары гына түгел, инде оныкчыкларының да балалары бар.
Юбиляр йөз яшьтә булса да хәтере яхшы.
Шунысы кызык, Александр Павлович вегетариан менюсы буенча туклана, ит ашамый. Бәлки, аның озак яшәвенең сере дә шундадыр?!
- Йөз яшькә кадәр яшәрмен дип беркайчан да уйламаган идем, - диде ул. – Гомер буе эшләдем, гадел булдым, беркемне дә үпкәләтмәдем һәм беркемгә дә явызлык теләмәдем. Ә озак яшәвемнең сере – янәшәмдәге хатын-кызларда. Мин мәрхүм хатыныма һәм кызларыма рәхмәтлемен, мин гомерем буе аларның яратуын, кайгыртуын тоеп яшәдем, - диде ул.


АНЫ ҺӘММӘСЕ ДӘ ЯРАТА


Якуп Фәтхулла улы Шәймәрдәнов гомере буе колхозда эшләгән. Кечкенәдән атлар яраткан.
- Без иптәшләрем белән кырда эшләү өчен мәктәптән кача идек – арыш, борчак суктык, чәчтек, тырмаладык, җир сөрдек һәм печән чаптык. Өч ат җигеп, аны бер кеше куган чаклар була иде, - дип искә ала юбиляр.
1947 елда аны армиягә алалар, Көнбатыш Украина территориясенә хезмәт итәргә җибәрәләр. Дүрт елдан соң әйләнеп кайткач, ул Усад авылына механизатор белгечлегенә укырга китә.
- Килүгә үк трактор бирделәр. Аның дизель тракторы булуы истә калган. Бу тракторда мин 36 ел эшләдем. Аннары яңа “Алтай” тракторы тапшырдылар. Шулай, пенсиягә кадәр кырык бер ел механизатор булып эшләдем, - ди ул.
Һәркем аны яхшы хезмәтчән буларак кына түгел, ә бик оптимист кеше буларак та белә.
- Ул бик ярдәмчел, шәфкатьле. Ярдәмнән беркайчан да баш тартмый. Гомер буе берәү белән дә әрләшмәде, ызгышмады, - диләр күршеләре Якуп Фәтхулла улы турында.
Тормыш иптәше белән алтмыш елга якын матур гомер кичерәләр алар, йорт салалар, зур хуҗалык булдыралар, биш бала үстерәләр. Җиде ел элек хатынын югалтса да, туганнары аңа ярдәм итә һәм ялгызын калдырмый. Өч улы һәм кызы Татар Тау Илендә аның янәшәсендә яши, ә бер улы Казанга күчкән. Моңа карамастан, гаилә аерылгысыз тату булып яши.
- Мин бирегә күчеп килгәнгә егерме өч ел. Якуп Фәтхуллович гомер буе безгә ярдәм итте. Берсүзсез, яхшы кеше. Күптән түгел кызым ул тапты. Шулай итеп бабасына бүләк ясады, - диде юбилярның килене Галия.
Хәзер Якуп Фәтхулла улының унике оныгы һәм унҗиде оныкчыгы бар. Аны һәммәсе дә яхшы, күңелле кеше булганы өчен ярата, хөрмәт итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X