Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз участогыңда чүп-чар якмавың хәерле

Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгыннар буенча торышны уңай бәяли. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аларның кимүе күзәтелә - бүгенге көнгә - 7 һәм узган елның шул чорында - 12 булган.

Янгын часте хезмәткәрләре фикеренчә, бу тынычланырга кирәк дигән сүз түгел, чөнки иң катлаулы чор - яз җитте. Кар эреп, яшел үлән чыга башлаган чор куркыныч чор булып тора. Чөнки узган елгы коры үләннәр янгын объекты булырга яки ут белән саксыз эш итү корылмаларга ут кабуга китерергә мөмкин. Яз башы шәһәр һәм авыл урамнарында, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә өмә вакытлары да. Коры үләннәр, янучан чүп-чарлар, төрле калдыклар никадәр тизрәк җыеп алынса, аларга бәйле рәвештә янгын чыгу куркынычы шулкадәр кимрәк була. Шуны исегезгә төшерәсе килә, җыелган чүп-чарны ягуга юл куймаска кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча торак пунктлар территорияләрендә җилсез көнне һәм янгын сүндерү өчен кирәкле средстволар булган очракта гына бинадан һәм корылмадан 50 метр ераклыкта учак ягарга ярый. Ә язын һәм көзен торак пунктлар территорияләрендә коры-сары ягу бөтенләй тыела. Проблемаларга юлыкмас өчен, үз участогыгызда учак якмавыгыз хәерле.

Язгы-җәйге чор башланыр алдыннан җитәкчеләргә янгын сүндерү средстволарын барлап чыгарга, яңа янгын сүндергечләр алырга яки искеләрен рәтләргә, күчмә су савытлары һәм мотопомпалар булдырырга кирәк. Гражданнарга фатирларында һәм йорт биләмәләрендә янгын сүндерүнең башлангыч средстволары (янгын сүндергечләр) һәм янгынга каршы инвентарьләр (көрәкләр, чиләкләр һәм башкалар) булдырса, бик яхшы булыр иде.

Бүгенге көндә янгын чыгуның төп сәбәпләре - электр приборлары һәм мичләрнең төзек булмавы һәм аларны кимчелекләре булган килеш файдалану, шулай ук ут белән саксыз эш итү, шул исәптән саксыз тәмәке тарту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса