Питрәч районында ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыралар
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыралар

Бу максатларга 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Районның өч авылында «Юл хәрәкәте иминлеге» программасы буенча 1 миллион 280 мең сумга ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырыла. Алар Ленино-Кокушкино авылында Гагарин урамында балалар бакчасы янында һәм Центральная урамында мәктәп янында, Шәледә Таҗиев урамында мәктәп янында, Питрәч авылында Гаврилов урамында 1 нче мәктәп янында барлыкка киләчәк.

– Юлның нигезен әзерләдек инде. Хәзер асфальт җәю эшләрен башкарачак бригаданы көтәбез. Әлегә алар Питрәчтә эшлиләр, - диде Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов.

Район үзәгенең Советская урамында «Айгөл» балалар бакчасы янында тротуар коймаларын урнаштыру планлаштырыла.


БДД