Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Автоинспекторлар балаларга питбайклар сатып алудан баш тартырга чакыра

Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика халкына питбайкның балалар өчен уенчык түгел, ә үлемгә китерә ала торган куркыныч транспорт чарасы булуын искәртте.

«Без балаларның зәгыйфьләнгән язмышларын, чәлпәрәмә килгән хыялларын һәм җимерелгән гаиләләрне күрәбез. Хәрәкәтсез яткан баласына карап, төннәрен йоклый алмаган аналарны күрәбез. Баласына әлеге транспорт чарасын сатып алып биргәне өчен үз-үзен битәрләгән аталарны күрәбез», – дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт автоинспекциясендә.

Автоинспекторлар башка «Хәтер» бүлегендә балаларның фотосурәтләрен күрергә һәм балалар зыян күргән коточкыч юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга килергә теләмәүләрен билгеләп үтә. Шул сәбәпле алар татарстанлыларны балаларга питбайклар сатып алудан баш тартырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД