Быел Питрәч районы юлларында 12 кеше һәлак булган
Октябрь аенда гына да үлем белән тәмамланган юлтранспорт һәлакәте булган.
Питрәч районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Статистика коточкыч: узган ел район юлларында 10 кеше, үлгән, быел инде 12 кеше һәлак булган. Октябрь аенда гына да үлем белән тәмамланган юлтранспорт һәлакәте булган.
4 октябрьдә Шихазда авылында мини-трактор кюветка төшә, шофер тән җәрәхәтләре ала һәм республика клиник хастаханәсенә травма үзәгенә китерелә, анда соңрак вафат була.
17 октябрьдә “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе, Казан ягыннан Шәмәрдән авылына таба хәрәкәт иткәндә, Яңа Шигали авылы янында куркынычсыз тизлекне сайламыйча, тимер киртәгә бәрелә һәм кюветка төшә. Унсигез яшьлек машина йөртүче таныклыкны фаҗигагә кадәр 16 көн элек кенә алган була, аның пассажир дусты Питрәч район үзәк хастаханәсендә үлә.
18 октябрьдә Көек һәм Богородск авыллары арасындагы яңа автоюлда “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе, Богородск авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, тоташ линияне үтеп каршы якка чыга һәм “Лада Веста” автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче урында ук үлә. Аңа 28 яшь була.
– Анализ күрсәткәнчә: юл-транспорт һәлакәтенең төп сәбәпләре узып китү кагыйдәләрен бозу, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле маневрлар, – дип билгеләп үтте Питрәч районы буенча дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рәмис Аллямов.
Комиссия утырышы вакытында, кабат юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймас өчен, Казан-Шәмәрдән автоюлының 22 километрында “полоса буенча хәрәкәт юнәлеше” (уңга һәм туры) горизонталь юл билгеләрен ясарга, “Царево” ТКна борылу юлының урам-стационар яктыртуын торгызырга карар кылдылар. Шулай ук район башкарма комитеты М7- Тогашево-Казан-Оренбург автомобиль юлының баланс тотучысына юл билгеләре кую буенча мөрәҗәгать әзерләячәк, ул автомобиль юлының әлеге участогында яңа авария хәлләрен булдырмау максатыннан 5 километр арада узып китүне тыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа