Исерек килеш машина йөрткән питрәчлене хөкем иттеләр
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән Абдуллин Л.М. 12.8 статьясының 1 часте буенча гаепле дип табылды.
Ачыкланганча, 1 февральдә 23:15 сәгатьтә Питрәч авылының бер урамындагы йорт янында ир-ат исерек хәлдә автомобиль йөрткән. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныды.
Аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа