«Куркынычсыз көз» фотоконкурсында катнашкан питрәчлеләрне бүләкләделәр
Балаларга дипломнар һәм кызыксындыру призлары тапшырылды.
Питрәч редакциясе район ЮХИДИ бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге " ДБУ белән берлектә фотоконкурс үткәрде. Аның шартлары буенча атааналар яктылык кайтаргычлар тагылган кием, аяк киеме, яки портфельләр белән балаларын фотога төшереп җибәрергә тиеш иде. Мәктәпкәчә яшьтәге 11 бала катнашты, җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән билгеләдек. Беренче урынны “Кояшкай” балалар бакчасыннан Ксения Чернечкова алды, аны 399 кеше хуплады. Фотографияне алар конкурс турында белгәч ясаганнар. Кыз “Дуслык” паркында смайлик һәм аяк рәвешендәге яктылык кайтаргычлар ябыштырылган куртка киеп, ә кулына беләзек тагып фотога төшкән.
– Яктылык кайтаргычлар шунысы белән яхшы, алар ярдәмендә кичен дә, иртән дә, караңгы төшкәч тә, каршы очраган машиналар минем кызымны яхшы күрә, – ди Галина Чернечкова.
Икенче урында Ризат Гәрәев, аның фотосы 377 тавыш җыйды. Баланы әнисе “Айгөл” балалар бакчасына барганда фотога төшергән. Аның күкрәгендә елмаеп торган смайлик – наклейка ялтырый. Өченче урында – “Бәләкәч” балалар бакчасыннан Айзилә Гайнетдинова. Ул 340 тавыш җыйды. Кызның курткасына яктылык кайтаргыч тегелгән. Аны эңгер-меңгер вакытта фотога төшергәннәр, шуңа күрә, аның ничек эшләве ачык күренә.
Аларга җиңәргә хезмәттәшләре, туганнары, башка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең әтиәниләре ярдәм итте. Балаларга дипломнар һәм кызыксындыру призлары тапшырылды. Җиңүчеләрне “ТАТМЕДИА” АҖ “Питрәч-информ” филиалы җитәкчесе Ольга Шәмсетдинова, “Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУның Питрәч һәм Балык Бистәсе районы буенча профилактика бүлеге башлыгы Лилия Хәйруллина һәм ЮХИДИнең безнең район буенча өлкән инспекторы Роман Закалов котладылар. Алар балаларны яктылык кайтаргычлар киеп йөрүләре өчен мактадылар, һәркайда һәм һәрвакытта да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәрттеләр.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре еш кына балалар белән профилактик чаралар үткәрә. Күптән түгел икенче мәктәп укучылары белән урамда узып баручыларга яктылык кайтаргычлар тараттылар. Шул ук вакытта аларны балалар креслосында йөртергә кирәклеген искә төшерделәр. Балалар автоинспектор ролендә булырга яраталар. Шул рәвешле алар үзләренең белемнәрен дә ныгыталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа