Өч питрәчле һәм казанлы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәч районы җәмәгать судьясы карары белән Гайфуллин Р.Р. һәм Садыков М.Х. медицина тикшерүе узу таләпләрен үтәмәүдә, Казан шәһәрендә яшәүче Слесарев А.Е. һәм питрәчле Маннапов Ф.Х. исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип табылдылар.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа