Питрәч балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика семинары узды
Мәктәпләрдә генә түгел, мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә яшь юл хәрәкәте инспекторлары эшли
Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»
“Каенкай” балалар бакчасында “Куркынычсызлык – өстенлек” республика семинары узды. Тәрбиячеләр чарага тәрбияләнүчеләрне дә җәлеп иттеләр. Балалар бакчада рәсем ясау, хәрефләр һәм саннар белән генә танышып калмый, аларга юл билгеләрен дә өйрәтәләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы күңелсез әңгәмәләр, әлбәттә, баланы кызыксындырмый һәм аның исендә дә калмаячак. Әмма балалар бакчасында мондый өйрәтүләр өчен кирәкле уен инвентарләре бар. Рульләр һәм светофорлар, зебра-келәм, малайлар ярата торган машиналар төшерелгән жилетлар – болар барысы да балаларның игътибарын юл йөрү кагыйдәләренә юнәлтергә ярдәм итә. Аларны төрле ситуацияләрне сәхнәләштерүгә җәлеп итәләр, анда алар – юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасы турында фикер алышучы әкият геройлары. “Урман буйлап телефоннан сөйләшә-сөйләшә барасың, ә янәшәңнән аю тачкасында бара” – мондый сюжетлар сабыйларга Питрәч тротуары буйлап барган кызга караганда күбрәк истә кала.
Балалар бакчасында хәтта юл хәрәкәте яшь инспекторларының үз отряды да бар, анда бу көнне “Дуслык” төркеменнән дүрт-биш яшьлек яңа балалар кабул ителде. Элек бу рольне башка тәрбияләнүчеләр башкарган, ләкин алар инде аннан чыккан, чөнки алар мәктәпкә укырга киткәннәр.
– Без яшь юл хәрәкәте инспекторлары дәресләрен беренче ел гына алып бармыйбыз. Балалар кечкенәдән үк юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныша, без аларга төп белем бирәбез, – дип билгеләп үтте методист Анна Матросова.
Медальоннарны балаларның күкрәкләренә безнең район буенча Дәүләт автоинспекциясе өлкән инспекторы Роман Закалов такты һәм: “Сез хәзер безнең беренче ярдәмчеләребез”, – диде. Берничә минуттан алар эшкә керештеләр дә инде. Балалар 19 февральгә кадәр уза торган “Куркынычсызлык каешы” республика акциясендә катнаштылар. Роман Михайлович машина йөртүчеләрне туктатты, ә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр һәм олыларга белешмәлекләр тапшырдылар.
Балалар гадәттә бөтен нәрсәдә булмаса да, күп очракта ата-аналарына охшарга тырышалар. Шуңа күрә әти-әниләрнең юл хәрәкәтендә намуслы катнашучылар булуы мөһим.
– Кызым Назлы әлеге балалар бакчасының өлкән төркеменә йөри, – ди автоледи Энҗе Вәлитова. – Без машинага утырганда, мин, һичшиксез, кызыма каешны эләктерергә кушам, әлбәттә, үзем дә эләктерәм. Ул минем арттан кабатласын өчен үрнәк күрсәтәм. Бу бик кирәк, бигрәк тә хәзерге вакытта, юл-транспорт һәлакәтләре күп булганда. Каеш гомерне саклап калырга мөмкин. Мин боларның барысын да үз балаларыма аңлатам, улымны үзем эләктерәм, ул әле кечкенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа