Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районы Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгына кушылды

Аның кысаларында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә зур игътибар бирелде.

Питрәч районы Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгына кушылды.

Өйдә һәм мәктәптә балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатучы ата-аналар, педагоглар белән актив эш алып барылды. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәрвакыт мәгариф бүлеге һәм ата-аналар берләшмәләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

– Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә атааналар җыелышлары, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм кабатлау дәресләре, балаларның юлда җәрәхәтләнүен профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар, ТР буенча юл һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдык, – дип санап китте Питрәч районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы Роман Закалов. – Мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләр биналары янында җәяүлеләргә өстенлек бирелмәү, шулай ук башка хокук бозулар, мәсәлән, балаларның иминлек каешларын эләктермәү яки балаларны тотып торучы җайланмаларыннан башка йөртү мәсьәләләре буенча рейдлар уздырдык, – дип сөйләде ул.

Якында гына “зебра” ясалган булса да, тиешсез урында юл аркылы чыгучыларга игътибар иттеләр. Еш кына олылар ашыкканда шулай эшли, ә алар артыннан балалар кабатлый. Мондый хокук бозу өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Агымдагы елның сигез аенда районда шундый 70 җәяүлегә административ беркетмәләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД