Питрәч районында яшәүчене машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр
Ул юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен гаепләнде
8 декабрь кичендә “Усадьба Царево”да яшәүче хатын-кызның Ниссан Альмера автомобилендә сигнализация эшли башлый, урамга йөгереп чыккач, ул машинасына механик зыян китерүләрен күрә.
Икенче юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы Лада Калина автомобиль йөртүчесе һәлакәт урыныннан качып киткән. Аны шулай ук видеокүзәтү камералары ярдәмендә ачыклаганнар. Аның автомобильнең бәрелүен күрмәве турында әйтүе расланмый. Машина йөртүчене суд гаепле дип таныды һәм бер елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа