Бу турыда ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Рәмис Аллямов сөйләде.
24 августтан 6 сентябрьгә кадәр ел саен үткәрелә торган “Игътибар, балалар!” профилактика чарасы бара. Рейдлар, ата-аналар җыелышлары һәм яктылыкны кайтаргыч элементлар – районда яңа уку елын каршыларга ничек әзерләнәләр. Боларның барысы турында да ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Рәмис Аллямов сөйләде.

“Игътибар, балалар!” чарасы – ул Дәүләт автоинспекциясе, мәгариф бүлеге, районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнашындагы комплекслы эш. Акция кысаларында инспекторлар караңгы вакытта балаларны йөртү куркынычсызлыгы буенча рейдлар уздыра, балаларның юл аркылы тиешле урыннарда гына чыгуын, киемнәрендә яктылык кайтаргычлар булу-булмавын тикшерә. Шул ук вакытта мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары да уза, анда ЮХИДИ хезмәткәрләре чынлыкта булган юл-транспорт һәлакәтләре төшерелгән слайдлар күрсәтә һәм балаларның кайда, ни өчен зыян күрүен җентекләп аңлата.
– Балалар өч ай буе каникулда: авылларда, шәһәрләрдә, ялларда булдылар. Алар юллардагы актив хәрәкәткә күнегергә өлгермәгән, – дип аңлата Рәмис Раис улы. – Беренче сентябрьдән барысы да үз маршрутлары белән өйдән мәктәпкә, мәктәптән өйгә кайтачак. Машиналар да күбәя, чөнки кемдер баласын мәктәпкә, икенчесе бакчага алып бара. Бу – аеруча куркыныч вакыт. Шуңа күрә без юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат искә төшерәбез.
Электросамокатлар һәм питбайклар аерым мәсьәлә.
– Ата-аналарны гел кисәтәбез, балаларны күзәтүчесез самокатта, питбайкта, машинада йөртергә ярамый, – дип ассызыклый Аллямов. – Машина ачкычларын да балалар кулы җитмәслек урында сакларга кирәк.
Быелгы статистика узган елгыга караганда борчулырак. Әгәр 2025 елның 25 августына Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтләрендә 13 бала зыян күргән булса, быел шул ук датага бу цифр 18гә җиткән. Һәм иң аянычы – һәлак булган бала да бар.
– Бала юлны җайга салынмаган җәяүлеләр кичүе аша чыкканда, аны зур тизлектә килүче машина бәреп киткән, – дип сөйли майор Аллямов.
Инспекторлар ата-аналарга һәм балаларга җиткерә торган иң мөһим темаларның берсе – яктылык кайтаргыч элементлар. Һәм биредә ЮХИДИ башлыгы теләсә кайсы лекциягә караганда да хәтердә яхшырак кала торган цифрларны китерә:
– Караңгыда машинаның якын яктылыгы кабынган вакытта, киемендә яктылык кайтаргычлары булмаган җәяүле машина йөртүчегә 50 метр ераклыкта гына күренә. Әгәр баланың мондый элементы бар икән, машина туры юлдан килгәндә, машина йөртүче аны инде 200 метрдан күрә ала. Ә ерак яктылык кабынган булса – 350 метрдан ук күренеп торачак.
Бу – коры теория түгел. Бу – инспекторлар үз гамәлиятендә күрә торган хәлләр.
– Кайчакта юл һәлакәте булган урынга баргач машина йөртүче: “Мин аны күреп калырга өлгердем, ыштанында яисә сумкасында нәрсәдер ялтырап китте”, – дип сөйли. Шул рәвешле авыр нәтиҗәләрдән качарга мөмкин булган, – дип уртаклаша Аллямов. – Мондый очраклар бик күп.
Яңа уку елының беренче көненнән үк Питрәч районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары янында ЮХИДИ экипажлары кизү торачак. Инспекторлар иртән балаларның юл аркылы ничек чыгуын, мәктәп автобусларында йөртү кагыйдәләренең ничек саклануын, шәхси машиналарда балаларның куркынычсызлык каешлары белән эләктерелүен тикшерәчәк.
– Кагыйдәләрне санга сукмаучылар җәзага тартылачак. Районда безнең төп бурычыбыз — машина йөртүчеләрне, ата-аналарны һәм балаларны юлның уяулык һәм саклык таләп итүе турында кисәтү, – ди Аллямов.