Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында юл буендагы сәүдә объектларын тикшерделәр

Рейд Иске Шигали авылында үтте

Юл буе сервисы объектлары юл куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирергә тиеш. Белгечләр Иске Шигали авылында юл буенда урнашкан берничә кибетне тикшерде. 2023 елда бу участокта велосипедта йөргән баланы бәрдергәннәр.

Фото: © Рәсил Гыйләҗевв / «Питрәч-информ»

Биредә 2022 елда ук куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланган булган. Казанның “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе баш белгече Денис Круковский билгеләп үткәнчә, кибетләр “Казан-Шәмәрдән” төбәк әһәмиятендәге юл буенда урнашкан.

– Монда автотранспорт та, кешеләр дә күп йөри торган берничә сәүдә объекты бар. Төп проблема шунда, сәүдә объекты территориясе тиешле тәртиптә түгел, бу аварияләр барлыкка китерергә мөмкин, – дип ассызыклады ул.

Проблеманы юл хуҗасы белән килешеп һәм хәрәкәтне оештыру схемасын эшләп, кирәкле билгеләр белән җиһазландырып, тыныч хәл итәргә кирәклеген әйтте. Бу юл-транспорт һәлакәте куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Аның хезмәттәше, әйдәп баручы белгеч Ильяс Җәлалов хәбәр иткәнчә, бер очракта эш судка кадәр барып җиткән.

– Милекче барлык документларны, юл хәрәкәтен оештыру схемаларын, техник шартларны алды һәм территорияне схема нигезендә тәртипкә китерде, – дип сөйләде кибетләрнең берсе турында.

Әмма тулаем барлык объектларны алсак, контролькүзәтчелек органнары тарафыннан берничә тапкыр хатлар язылуга һәм хуҗаларга кисәтүләр ясауга карамастан, тиешле нәтиҗәгә әлегә ирешелмәгән.

Фото: © Рәсил Гыйләҗевв / «Питрәч-информ»

Тикшерүчеләр ассызыклаганча, бөтен Татарстан буенча юл һәм юл буе сервисы объектларына федераль законнарда каралган аерым таләпләр куела. Аларда парковка мәйданчыклары, яктырткычлар, җәяүлеләр кичүләре, тротуарлар, инвалидлар өчен урыннар, юл билгеләре һәм сызыклары булырга тиеш. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе техник шартлар бирү буенча вәкаләтле оешма булып тора һәм “Главтатдортранс” ДКУ белән берлектә мониторинг үткәрә. Хокук бозулар ачыкланганда актлар контроль-күзәтчелек органнарына җибәрелә, ә җитешсезлекләр бетерелмәгән очракта судка дәгъвалар бирелә. Объектлар хуҗаларына юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен нормативларны һәм кагыйдәләрне үтәү кирәклеге турында искә төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса