Питрәч районында трассада җәяүлеләр өчен ике җир өсте кичүе ачылды
Аның берсе Нептун авылы, икенчесе - Екатериновка торак пункты янында урнашкан
Фото: vk.com
Питрәч районы территориясендә М-7 «Волга» автомобиль юлында тантаналы рәвештә җәяүлеләр өчен ике җир өсте кичүен ачтылар.
Аның берсе трассаның 860 километрында Нептун авылы янында, икенчесе – 866 километрда Екатериновка торак пункты янында урнашкан.
Яңа объектларны видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ачты. Объектның үзендә район башлыгы Рәис Сөләйманов сәламләде.
Бүген барлыгы дүрт яңа җир өсте кичүе ачылды, шуларның икесе Балык Бистәсе районында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа