Питрәч суды исерек килеш руль артына утырган ике ир-атка җәза билгеләде
Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия мәгълүматы буенча
Питрәч районы судының җәмәгать судьясы карары белән питрәчле Константинов В.Е. һәм Кукмара районыннан Мөхәмәтов Р.Ф. РФ КоАП 12.8 статьясының 1 часте буенча исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү буенча хокук бозуда гаепле дип табылдылар.
Аларга 30 мең сум күләмендә штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа