Питрәчлене медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен кулга алганнар
Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тәкъдим итте
Питрәчлене медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен хөкем иткәннәр.
Ир-атның автомобилен юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре Питрәч урамнарының берсендә туктаткан. Инспекторлар аңардан исереклек халәтенә тикшерү узарга сораганнар, әмма машина йөртүче баш тарткан.
Суд ир-атны гаепле дип таныды һәм аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа