Антирейтинг лидеры “Кощаковский” АХП » ҖЧҖ булды
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе машина йөртүчеләре даими рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган оешмаларның антирейтингын бастыра. Җиде ай нәтиҗәләре буенча исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән.
Питрәч оешмалары арасында антирейтинг лидеры “Кощаковский” АХП " ҖЧҖ булды – 242 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Исемлектә шулай ук: “Агроторгсервис” ҖЧҖ (120 хокук бозу очрагы), “СЛС Технология” ҖЧҖ (99), “СК БРИКС” ҖЧҖ (91) һәм “СК Панорама” ҖЧҖ (87).
Бу биш оешма агымдагы елның җиде аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 639 очрагына юл куйган. Аларга карата административ тәэсир итү чаралары күреләчәк.
Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә һәм машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре алып барырга чакыра.